Дин сабакларын укытуга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертелде

21 октябрь 2015 ел 15:06

2012 елның 29 декабрендә  «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Әлеге законның 91нче маддәсе тулысынча уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүгә багышланган иде. Бер ел үтүгә тагын бер бик мөһим документ дөнья күрде. 2013 елның 28 октябрендә дөнья күргән 966 номерлы “Положение о лицензировании образовательной деятельности”  дип исемләнгән документ та уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүнең төгәл таләпләрен шәрехли иде. Белгәнебезчә, әлеге мөһим ике документ кабул ителгәннән соң, республика мәчетләрендә тикшерүләр башланды. Шул исәптән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте адресына, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә шактый хатлар килде, телефоннан бик еш ярдәм сорап шалтыратучылар да табылды. Тикшерүләрнең төп сәбәбе - алда таныштырып киткән документларга кайтып кала. Әлеге документларга таянып, шәһәр, район, авыл мәчетләрендә республика, район прокуратурасы мәгариф турындагы законның үтәлешен тикшерә башлады.  Шунысы аянычлы -  мәчетләрдә уку-укыту процессы алып барыла дип санады алар.

Белгәнебезчә, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 10нчы маддәсе мәгариф системасының структурасын сурәтли. “Гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем - кешегә бөтен гомере буена белем алырга мөмкинлек тудыра” дип әйтелә әлеге законның 10нчы маддәсендә.

Шулай ук әлеге законда “өстәмә белем”нең ике төргә бүленүен дә исәпкә алалар. “Балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем” һәм “өстәмә һөнәри белем” турында сүз бара биредә.  Нәкъ менә мәчетләрдә балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем бирү алып барыла һәм ул, һичшиксез, лицензияләнергә тиеш дип санады закон тарафдарлары. Тикшерү вакытында “балалар, әби-бабайлар билгеле бер вакытта мәчеткә җыйнала, Коръән укыйлар, гарәп хәрефләрен, фикх, гакыйдә фәннәрен үзләштерәләр – бу уку процессы түгелмени?!” дигән фикерләрне закон үтәлешен тикшерүчеләр тарафыннан еш ишетергә туры килде ул вакытта.

Ел саен Милли-мәдәни үзәктә мәчет каршында дини тәрбия бирүче остазлар, дини һөнәри белем бирүче мәдрәсә, югары уку йорты укытучылары катнашында узучы зур форумда да  әлеге мәсьәлә үзәк проблемаларның берсе булып торды. Белгәнегезчә, әлеге чараны республика укытучыларының август киңәшмәсе белән тиңләп була, чөнки чарада җитәкчеләр, олуг галимнәр, укытучылар дини мәгарифне үстерү юлларын эзлиләр, төрле проблемаларны уртага салып сөйләшәләр.  2014 елда узган чарада әлеге мәсьәлә турында трибуна артындагы лекторлар да, залда утырган остазлар да борчылып, әрнеп чыгыш ясадылар.

Билгеле, әгәр мәчет каршындагы курсларны лицензияләргә туры килсә, мәчет имамнарының түбәндәге проблемалар белән очрашачагы көн кебек ачык иде. Беренчедән, лицензия алу өчен шактый катлаулы таләпләрне үтәү кирәк. Мәгариф министрлыгына тапшырасы документлар исемлеге генә ни тора!

Лицензия алу өчен гариза;
Юридик затның оешуын тәгаенләгән документларның күчермәсе;
Лицензия алырга теләүче оешманың биналары, уку-укыту кабинетлары, физик тәрбия бирү заллары һәм спорт корылмалары барлыгын раслаган документларның реквизитлары;
Уку–укыту процессының материал-техник яктан тәэмин ителеше турында справка;
Укучыларны тукландыру, сәламәтлеген кайгыртуга шартлар булдыруны раслаган документларның күчермәләре;
Уку-укыту программаларының күчермәләре;
Биналарның, бүлмәләрнең  санитар таләпләргә туры килүен раслаган санитар-эпидемиологик бәяләмә;
Биналарның, бүлмәләрнең  янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен раслаган бәяләмә һәм башкалар...

Күз алдына китерегез, ничә еллар буе һөнәри белем биргән югары уку йортлары да көч-хәл белән үти алган таләпләрне мәчет курслары үтәргә тиеш! Әле бит эш лицензия алу белән генә төгәлләнми, ә башлана гына!

Икенчедән, берникадәр вакыт үтү белән, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының хезмәткәрләре әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшерергә килеп җитәчәк. Мескен имамнан уку процессының башыннан ахырына кадәр ничек оештырылуын раслаган документлар таләп итәчәкләр алар. Мондый тикшерүләрнең ничек узуын гомуми белем бирүче уку йорты җитәкчеләре дә, һөнәри белем бирүче уку йорты җитәкчеләре дә бик яхшы белә. Йөрәк өянәге һәм агарган чәчләр белән беррәттән, я зур суммадагы штрафлар, я уку йортының ябылуы белән тәмамлана алар.

Шуны ассызыклап үтәм: мәчетләр курслар өчен әлеге лицензияне ала алмаган булыр, ә инде алган очракта, моның ахыры мәхәллә, мөхтәсибәт өчен генә түгел, республика, федерация өчен дә аянычлы тәмамланыр иде... Чөнки дини тәрбияне мәчет алып бармаса, мәхәллә халкының төрле секталарга, шикле оешмаларга берләшүен көт тә тор.

Әйткәнемчә, мәчет имамнарының ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе белән, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге проблеманы чишүнең төрле юлларын эзләде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законга (1997 елның 26 сентябрендә кабул ителгән, 125-ФЗ номерлы закон турында сүз бара) нигезләнеп,  Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте. Россия гражданнарының дин тоту, дин тарату максатыннан, ирекле берләшмәләр булдырып, гыйбадәт кылырга,  гореф-гадәтләр үтәргә, дини белем һәм тәрбия бирергә хокуклы булуын кат-кат раслады ул. Президент Аппараты җитәкчелегенә дә, әлеге мәсьәләне бергәләп хәл итәргә чакырып, хатлар юлланды, очрашулар оештырылды. Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министрлыгына да хат һәм “Мәчет каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы”җибәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләрдә дә, мәчет каршындагы дини тәрбиянең мөһимлеге, кирәклеге ассызыкланды, законга өстәмә һәм үзгәрешләр кертү соралды.

6 июньдә (2015 ел) “Болгар” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетының күчмә утырышы узды. Утырыш кысаларында “Дәүләт-дини оешмалар системасын камилләштерү” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” эшләде. Көн үзәгенә “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты буенча фикер алышу мәсьәләсе дә куелган иде. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” законга үзгәрешләр кертүнең актуальлеге хәзерге күпсанлы каршылыкларны хәл итү ихтыяҗына нигезләнде.

Әлеге утырыштан соң, кабат Россия Федерациясе Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетына хат юлланды. Ниһаять, 2015 елның 13 июлендә Россия Президенты “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” законга үзгәрешләр кертү турында законга кул куйды. Әлеге законда барлык дини оешмалар өчен иң мөһим маддәләрнең берсе  - 5 маддә иде.

 «Религиозные объединения вправе осуществлять обучение религии и религиозное воспитание своих последователей в порядке, установленном законодательством Российской Федерации, в формах, определяемых внутренними установлениями религиозных объединений. Обучение религии и религиозное воспитание не являются образовательной деятельностью» диелгән иде әлеге законда.

Димәк, хәзерге көндә әлеге законга нигезләнеп, Россия Федерациясе дини берләшмәләре тынычлап дин сабаклары укыта һәм дини тәрбия бирә ала.

Белгәнебезчә, мәчет остазлары иң зур, иң кирәкле эш алып баралар. Алар - дини тәрбиянең, белемнең нигезен салучы абруйлы, хөрмәтле остазлар. Әлеге хөрмәтле кешеләр салган нигез нык һәм какшамас булсын.

Нәзирә Гыйззәтуллина,

Россия ислам институты

уку-укыту бүлеге җитәкчесе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана