Татарстан мөфтие “XXI гасыр мәгарифендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дигән VIII халыкара ислам конференциясендә катнаша

22 октябрь 2015 ел 10:06

ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  Уфада 22-23 октябрьдә үтүче “XXI гасыр мәгарифендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дип аталган VIII халыкара ислам конференциясендә катнаша. Чараны Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте, Башкортстан дәүләт педагогика университеты, Уфадагы Россия ислам университеты, Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-динара мөнәсәбәтләр шурасы оештырды һәм ул Ислам дөньясы университетлары федерациясе (FUIW), Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча халыкара ислам оешмасы (ISESCO) булышлыгы белән уздырыла.

Фәнни-гамәли конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән чакырылган дин әһелләре, галимнәр катнаша. Алар арасында Англия, Аргентина, Испания, Италия, Сингапур, Швейцария кебек илләрдән кунаклар бар.

Форумда Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча халыкара ислам оешмасы генераль директоры, Ислам дөньясы университетлары федерациясе баш сәркатибе Габделгазиз ибн Госман әт-Твәҗри оешманың эшчәнлеге турында аерым чыгыш ясавы каралган. Моңардан тыш, халыкара оешманың утырышын уздыру һәм ислам мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү күздә тотыла.

Конференция барышында «Ислам мәгарифенең торышы һәм перспективалары», “Россиядә заманча ислам мәгарифе концепциясе һәм мөселман уку йортларының сыйфатын яхшырту”, “Яшь буынны тәрбияләү һәм мөселман традицияләренә туры китереп  волонтерлар хәрәкәтен үстерү”, “Хатын-кызның гаиләне ныгыту һәм яшь буынны ислам кануннарына туры китереп тәрбияләүдәге урыны” һәм башка темаларга пленар утырышлар һәм секцияләр оештырыла.

Әлеге җыен кысаларында исла мәгарифен камилләштерү һәм мәгариф аша дини экстремизм белән көрәшү мәсьәләләренә багышланган ике түгәрәк өстәл була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана