23 октябрьдә Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гиниятуллин җомга намазын Чүти авылы мәхәлләсендә үткәрде. Җомга вәгазе гаделлек темасына багышланган иде. Җомга намазыннан соң мәчеткә йөрүче мәхәллә халкы белән очрашу һәм мәчеткә өстәлеп салынучы янкорманың төзелешен карау булды.
Мәчет имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вилданов әйтүенчә, төзелеш эшләре 2015 елның ахырына планлаштырыла, ә киләче елга мәчетнең урам ягын тышлап чыгу нияте бар. Төзелешне бераз җанландырып җибәрү өчен киләсе елга төзелеш материаллары белән мөхтәсибәттән дә ярдәм итү вәгъдә ителде.
Рәшит хәзрәт тормыш иптәше Асия абыстай белән авылда дини-агарту эше алып бара һәм мәхәллә халкы өчен ислам нигезләре буенча һәрдаим дәресләр оештыра, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган чараларда катнаша.
Очрашуның ахырында Дамир хәзрәт Гиниятуллин Рәшит хәзрәткә уңышлар теләп, фидакарь хезмәте өчен мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтләрен белдерде.