Әлмәт районы Миңлебай авылы мәчетең 20 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Әлеге чараны мәчет имамы Расих хәзрәт Гатауллин ачып җибәрде, килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл халкына нәсыйхәтләрен бирде, мәчет имамы Расих хәзрәтнең мәхәллә эшләрен оештырып яхшы алып барганлыгын билгеләп үтте. Тантанага җыелган мөселманнарны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдарова тәбрикләде, ул мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклады.
Миңлебай авылы мәчетен ачу теләге белән яшь җитәкче Абрик Нуришанов янып-көеп йөри. Ләкин аянычлы язмыш аркасында, ул үзенең башлаган эшен
төгәлли алмый. Аның вафатыннан сон мәчетне аның туганнары, авылдашлары дәвам итә һәм 1995 елда Миңлебай авылында Нуришанов Абрек Әнәс улы исемендәге мәчет ачыла.
Мәчетнең 20 еллыгы тантанасында кунакларны Миңлебай авылы җирле узидарә башлыгы, мәчет төзелешенә шулай ук зур ярдәм күрсәткән Илдар Рәхимов сәламләде. Шулай ук мәчет төзелешенә ярдәм иткән шәхесләр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Өйлә намазыннан соң Миңлебей авылы мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунаклар алдында чыгышлар ясадылар. Аларның җырлары, шигырьләре, Миңлебай авылы мәчетең 20-еллыгына багышлап ясалган рәсемнәре беркемне битараф калдырмады. Бәйрәм мул табыннар артында дәвам итте.
Әлмәт мөхтәсибәте