24 октябрьдә Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсенең актлар залында мәдрәсә мөгаллимнәре һәм уку йортының кичке бүлегендә укучы, шулай ук төрле елларда тәмамлаган талибәләр катнашуында очрашу булды.
Чара “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме, Көръән-хафиз Мансур хәзрәт Зиннәтовның Аллаһ китабыннан аятләр укуы белән башланып китте. Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев сәламләү сүзләрен җиткерде. Килгән кунаклар мәдрәсә мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповның бик эчтәлекле вәгазен тыңладылар. Мәҗлес дәвамында хәзрәтләр мәдрәсә шәкертләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Мәдрәсәне тәмамлаган талибәләр тырышлыгы белән хәзерләнгән “Изге хатыннар” дип аталган китап мәдрәсәгә бүләк ителде. Укыткан мөгәллимнәр тарафына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шунысы куанычлы, мәдрәсәне тәмамлаган талибәләр бүгенге көндә алган гыйлемнәрен үз даирәләрендә яшәүче халкыбызга ирештерәләр. Шул сәбәпле Аллаһының рәхмәте белән ел саен мәдрәсәдә укырга теләүчеләр саны арта.