Кичә “Әниләр” мәчетендә өйлә намазыннан соң Коръәнне хәтем чыгу оештырылды. (тулысынча укып чыгу) Чистай мөслимәләре ай саен диярлек шәһәребезнең төрле мәчетләрендә Изге Коръән китабын тулысынча укып чыгуны яхшы гадәткә керттеләр.
Җыелучыларны мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин сәламләде. Ул Коръәнне укуның кирәклеге һәм мөһимлеге, әлеге игелекле гамәлдә катнашучыларны нинди саваплар көтүе турында сөйләде.
Аннан соң чарада катнашучылар сүрәләрне бүлешеп аларны укырга керештеләр. Шуны да әйтеп үтергә кирәк, кичә узган хәтем чыгуда алтмыштан артык кеше катнашты. Кылган игелекле гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!