24 октябрьдә Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр республикакүләм мөселман яшьләре спорт уеннары булды. Бу спартакиадада 12 мөхтәсибәт (Чирмешән, Мөслим,Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Кукмара, Казан, Зәй, Теләче, Әлмәт) командасы көч сынашты.
Ярышлар мини-футбол, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту буенча оештырылды.
Уен төрләре буенча күрсәткечләр түбәндәгечә:
Армспорт (кул көрәше) (75 кг.га кадәр):
1 урын – Нуцалханов Мөхәммәд (Яр Чаллы )
2 урын – Маннанов Илхам (Теләче районы)
3 урын – Маликов Рөстәм ( Казан )
Армспорт (75 кг.нан югарырак):
1 урын – Моратов Рөстәм (Кукмара районы)
2 урын – Садыков Мөслим (Әлмәт районы)
3 урын – Сангаков Фәйзулла (Әлмәт районы)
Гер күтәрү (75 кг.га кадәр):
1 урын – Ганиев Данис (Кукмара районы)
2 урын – Гараев Илнур (Алабуга районы)
3 урын – Назипов Булат (Кукмара районы)
Гер күтәрү (75 кг.нан югарырак):
1 урын – Шәрәфетдинов Камил (Алабуга районы)
2 урын –Атнагулов Илсур (Алабуга районы)
3 урын – Идрисов Рамазан (Зәй районы)
Мини-футбол:
1 урын – Мамадыш районы командасы
2 урын – Теләче районы командасы
3 урын – Кукмара районы командасы
Аркан тарту:
1 урын – Әлмәт районы командасы
2 урын – Алабуга районы командасы
3 урын – Кукмара районы командасы
Барлык җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кунакларн көн дәвамында кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар. Төшке ашка мәчеттә тәмле пылау әзерләнгән иде.
Район мөхтәсибәте барлык катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерә һәм киләчәктә дә күмәк чаралар оештырылыр дигән теләктә кала.