Камил хәзрәт: "Иң кыен вакытларда да дин тоткан остазларыбыз хикмәтен, фидакарьлеген онытмасак иде"

26 октябрь 2015 ел 14:29

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә  алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Конференция  ХХ гасыр азагы ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәткә багышланды.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009)  күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. “Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен күрсәтү максатыннан оештырылды. Габделхак хәзрәтне искә алырга һәм дини рухи мирасыбыз хакында сөйләшергә Татарстанның баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Самара мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Ханты-Манси автоном округы мөфти Таһир хәзрәт Саматов һәм башка күп сандагы дин әһелләре җыелды.

Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти үзенең чыгышында Габделхак хәзрәт Саматов кебек совет заманында ук динебезне саклаган,  берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остазларны белү, аларның рухи мирасын өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.

"Габделхак хәзрәтнең дини эшчәнлеге совет чорында Казанда эшләгән бердән-бер мәчет - Мәрҗани мәчете белән дә бәйле. Ул мәчеткә багышланган китап та язган. Моннан тыш  татарларның ислам тарихы турында китабы бар, вәгазьләре, казый буларак сорауларга җаваплары, мәдрәсәләр өчен язган уку әсбаплары дөнья күрде. Аның аудиоязмалары бик популяр була, бик күпләр нәкъ менә шул аудиовәгазьләрне тыңлап дин юлына басалар, имам булып китәләр. Совет чорында динне саклаган шәхесләрне күз алдына китерү өчен телдән-телгә сөйләнелә торган бер вакыйганы искә төшерү дә җитә дип уйлыйм. Бу хакта Вәлиулла хәзрәт үзенең китабында да язып калдырган. 70 нче еллар башында мөселман кардәшләребез, Мәрҗани мәчетенә җыелып, парә-парә итеп язылган Коръәннәрне укый торган булалар. Шулай итеп, җомга көннәрендә Казан мөселманнары мәчеттә Коръән чыкканнар. Бу -Габделхак хәзрәт эшләгән чор була. Ләкин 75 нче елда кадерләп сакланган Коръәннәрне мәчет шкафыннан җыеп алалар да, бикләп-яшереп куялар. Мәчет китап укып утыра торган китапханә түгел, диләр. Менә шундый заман була, хәтта мәчеттә Коръән укуга каршы чыгалар. Совет чоры, дин тыелган вакыт бит. Шул чакта Габделхак хәзрәт җомгага җыелган мөселманнар белән бергә бу хәлгә каршы тора. Шуннан соң икенче көнне өйлә намазына Коръәннәрне урыннарына кайтаралар. Әлбәттә, бүген без бөтенләй башка заманда яшибез, Китаплар да җитәрлек. Аларны мәчетләрдә, башка урыннарда да укыйбыз, Аллага шөкер. Ләкин шуны телисе килә, иң кыен вакытларда да дин тоткан остазларыбыз хикмәтен, фидакарьлеген онытмасак иде", - дип сөйләде мөфти.

Конференциядә "Рухи мирас" медале һәм Татарстан мөфтие стипендияләре тапшырылды.

"Рухи мирас" бүләге Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшырылды

Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе 7 шәкерткә бирелде

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана