2016 елда “Хәләл” дөньякүләм советының җыелышы Казанда үтәчәк

26 октябрь 2015 ел 12:31

Бу көннәрдә Стамбулда унөченче тапкыр Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советының генераль ассамблеясы үтте. Чара кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандарт комитетының Советның  киләсе елдагы җыелышын Казанда үткәрү гаризасы каралды. Нәтиҗәдә Татарстан Комитеты презентациясе иң яхшы дип табылды һәм Казан хәләл өлкәсендәге иң зур чараларның берсен оештыру хокукына ия булды. Димәк, 2016 елда “Хәләл” дөньякүләм советының генераль ассамблеясы Казанда көз айларында үтәчәк.

Әйтергә кирәк,  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советы составына үткән елны керде. 1999 елда гамәлгә куелган Word Halal Council  25тән артык илне берләштерә һәм хәләл индустриядә халыкара координацион орган булып тора.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана