25 октябрьдә “Туган авылым” күңел ачу комплексында “Җәннәт - әниләрнең аяк астында” дигән Татарстан мөслимәләренең конференциясе булды. Чараны ТР МДН һәм Татарстан мөслимәләре берлеге Ислам мәдәниятын, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән оештырды.
Конференция Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм мөслимәләрнең төрле темага багышланган докладларын тыңлау белән дәвам итте.
ТР МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, конференция оештыруның төп максаты – мөселман хатын-кызлары арасыннан иң активларын сайлап “Казан абыстайлары” командасын булдыру. Анда Казанның 60 мәчетеннән ике остазны сайлап, алар белән мәчетләр каршында төрле социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру күздә тотыла. Проект кысаларында абыстайлар төрле юнәлешләрдәге үзәкләр дә оештырыр дип көтелә:
- “Хатын-кызлар өчен ышаныч үзәге”;
- “Остабикә” – мөслимәләрнең иҗади потенциалын үстерү үзәге;
- “Рухи тернәләнү үзәкләре”.
Рухи ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән эшләүне максат итеп куйган “Абыстай догасы” проекты да тәкъдим ителде.
Абыстайлар киләчәктә әлеге проектларны тормышка ашыру юлларын барлады, якын арада оештырылачак башка чаралар турында фикер алышты.