"Иман" нәшрияты Сөнгатулла Бикбулатовның “Дин дәресләре” хәзмәтен нәшер итте

28 октябрь 2015 ел 10:56

“Татар дин галимнәре елы” кысаларында “Иман” нәшрияты күренекле татар галиме Сөнгатулла Бикбулатовның татар теле гарәп графикасына нигезләнеп язылган  “Дин дәресләре” (1 җүз) хезмәтен нәшер итте. Әсбап укучыларны ислам дине нигезләре белән таныштыра һәм мөгаллим белән шәкерт арасында әңгәмә формасында язылган.

XX гасырның башында басылган китапларда, шул исәптән “Дин дәресләре” китабында да, төрле  язу принциплары кулланылган, ягъни бер үк сүзнең төрле битләрдә төрлечә язу очраклары бар. Әлеге уңайсызлыкларны бетерер өчен Әхмәд Һади Максудиның “Мөгаллим әүвәл” һәм Фатих Садыйковның “Язу кагыйдәләре” дип исемләнгән хезмәтләренә таянып һәм хәзерге татар теленең үзенчәлекләрен истә тотып,  “Дин дәресләре” (1 җүз) китабына да кайбер төзәтмәләр кертелде.

Белешмә

Сөнгатулла Бикбулатов татар халкының танылган галиме, укытучысы һәм күп дәреслекләрнең авторы. Аеруча ХХ гасыр башында мәдрәсәләр, уку йортлары өчен әзерләнгән дәреслекләре белән билгеле шәхес. Шулар арасында ислам тарихы, гыйбадәт, гарәп телен өйрәнү буенча китаплары  бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Ислам буенча кайбер хезмәтләре Япониядә дә басыла. Шунысын билгеләп китү кирәк, мәшһүр галимнең “Дин дәресләре” китабын киң катлам укучыга җиткерүдә Валиулла хәзрәт Якуповның да өлеше бар. Ул шулай ук әлеге хезмәтне газета форматында бастыру белән шөгыльләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана