Казанда “Иң яхшы абыстай” конкурсы җиңүчесен билгеләделәр

28 октябрь 2015 ел 12:45

27 октябрьдә Казанда беренче тапкыр “Иң яхшы абыстай” республика конкурсы оештырылды. Конкурска Татарстанның мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, ислам дине кыйммәтләрен таратуда фидакарьләрчә хезмәт иткән мөслимәләр чакырулы иде.

Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләренә өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырдай алыштыргысыз кеше булган. ТР МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылган әлеге бәйге гасырлар дәвамында урнашкан әлеге традицияләрне саклау, дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән оештырылды.

Жюри әгъзалары катнашуларның ораторлык сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде. “Иң яхшы абыстай” конкурсы җиңүчесе исеменә Вәсилә Рәхимова лаек дип табылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана