“ТР МДН ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Россия хаҗ-миссиясенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашты. Ул Мәскәүдә Федерация Советы бинасында үтте. Әлеге очрашуда быелгы хаҗга нәтиҗә ясалды һәм 2016 елдагы эш планнары каралды.
Россия хаҗ-миссия җитәкчесе Мөхәммәд Гамзаев “ТР МДН ХАҖ” программасынының эшен югары бәяләде һәм Ранис хәзрәткә рәхмәт хаты тапшырды. Киңәшмә кысаларында шулай ук Ранис хәзрәт Россия хаҗ-миссия вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Искәртеп үтәбез, быел “ТР МДН ХАҖ” программасы буенча 750 кеше хаҗ кылды. Аларны тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм 15 табип озатып йөрде. Татарстан хаҗилары барлык хаҗ гыйбадәтләрен вакытында, дөрес итеп башкардыл һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтты.