Нәрсә ул зәкят?

10 июнь 2016 ел 10:02

Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака. Зәкят сүзе чистарту дип тәрҗемә ителә. Чөнки, беренчедән, зәкят – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән арындыра. Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый. Өченчедән, зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый. Дүртенчедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра. Бишенчедән, хәлле кешеләр дә авыр вакытларында ярдәмсез калмаячакларын аңлыйлар.

Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм үзенең бу бурычы бар икәнен белүче һәр мөэмин-мөселман зәкят түләргә тиеш.

Зәкят түләүнең шартлары

Беренче шарт. Ел дәвамында билгеле бер мөлкәткә, акчага (нисабка) ия булу. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Ел тәмам булганчы бернинди  мөлкәттән дә зәкят алынмыйдыр” (Әбү Давыт). Зәкят ел азагына булган  суммадан чыгып түләнә.

Икенче шарт. Зәкят кешегә үзенең көндәлек тормышын тәэмин итәр өчен кирәк булган акчадан (мөлкәттән) алынмый. Монда азык-төлек, кешеләрнең яшәгән йортлары, өй җиһазлары, аларны суык һәм эсседән саклый торган киемнәр, эш кораллары, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен аларның бу эшләрендә кулланыла торган китаплар һәм көндәлек тормыш өчен зарур булган башка әйберләр күздә тотыла.

Өченче шарт. Зәкят түләүче кешенең тиешле нияте булу, әлеге нияткә зәкят түләү өчен акчалар бүленгән вакытта ия булу.

Зәкятне нинди мөлкәттән түлиләр?

Зәкят җиде төрле әйбердән түләнә: алтын-көмеш, сәүдә, җиләк-җимеш һәм яшелчә, маллар (мөгезле эре терлек һәм мөгезле вак терлек), файдалы казылмалар, табылган хәзинә.

Кыйммәтле кәгазьләрдән зәкят түләнәме?

Әлбәттә, алтын, көмеш һәм акчадан түләнгәндәге кебек үк – 2,5 процент күләмендә түләнә.

Нинди суммадан зәкят түләнә башлый?

Зәкят түли башлауның минималь микъдары, ягъни, нисабны акчалата бәяләү  алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Без 84 грамм алтынны аның бәясенә тапкырлыйбыз да, шул 84 грамм алтын хакын, ягъни шуңа бәйле рәвештә, нисабның суммасын ачыклыйбыз. Әгәр дә кешенең алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме нисабтан артса – ул бар бу мөлкәте суммасының 2,5 процентын зәкят итеп түләргә тиеш.

Зәкят түләүнең вакыт кысалары бармы?

Зәкят ел саен түләнеп торырга тиеш. Әгәр дә кешенең мөлкәте нисабтан артып китсә һәм бер ел вакыт үткәннән соң да аның мөлкәте нисабтан ким булмаса – ул үзендә булган мөлкәт суммасыннан зәкят түли.

Зәкяттән кергән акчалар нинди максатларда тотыла?

Зәкятнең кемнәр өчен тотылуы Коръәндә билгеләнгән: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһы юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһыдан фарыз ителде. Аллаһы белүче вә хөкем итүче” (“Тәүбә” сүрәсе, 60 нчы аять).

Ярлылар. Әбү Хәнифәнең фикере буенча, ярлылар исәбенә нисаб күләмендәге акчасы булмаган кешеләр яки үзенең бу акчаларын (мөлкәтен) көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотучылар керә. Әгәр дә кешенең матди мөмкинлеге (мөлкәте) нисаб күләмендә генә булса – ул ярлы булып исәпләнә, әмма зәкят сәдакасына өмет итә алмый.

Мөлкәтсез кеше – бернәрсәсе дә булмаган кеше.

Зәкят җыючылар – зәкят җыю һәм аны бүлеп бирү белән шөгыльләнүче кешеләр, алар бу эшкә мөселманнар тарафыннан билгеләнеп куела. Зәкят  җыю һәм җыелган ул сумманы бүлеп бирү – кешеләр алдында да, Аллаһы Тәгалә алдында да зур җаваплылыкка ия.

Бурычлылар. Болар үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, мәсәлән, кием сатып алырга, дәваланырга яки дошманлыкка чик куяр өчен бурычка акча алып торган кешеләр. Үз бурычларын түли алмаган кешеләрнең бурычлары зәкят исәбенә капланырга мөмкин. Ләкин бу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән максатларда алынган бурычларга гына кагыла. Үз көче белән бурычын кайтара алырга сәләтле кеше зәкят итеп җыелган акча ярдәменә исәп тота алмый.

Аллаһы исеме өчен эшләнгән эшләргә – исламга өндәү һәм дәгъват кылу, аның фәнни потенциалын ныгыту һәм мөселманнар арасында фетнә чыгара торган каршы як идея һөҗүмнәрен кире кайтару буенча эшчәнлеккә тотыла ала.

Мосафирлар. Зәкят акчалары юлда булучы һәм бу вакытта авыр хәлдә калган (мәсәлән, бар акчаларын да югалтып бетергән, талануга дучар булган) мосафирларга ярдәм итү өчен дә кулланыла. Бу  вакытта аларның гомуми матди хәле исәпкә алынмый.

http://zakyatrt.ru/

Сәдакане, зәкятне кайда бирергә мөмкин? Бу хакта түбәндәге сылтамага кереп белергә мөмкин:

http://zakyatrt.ru/help/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана