Арча имамнары солдатларга үгет-нәсихәтләрен бирде

30 октябрь 2015 ел 09:28

Быелгы көз айларында Арча районыннан армия сафларына 76 егет китә. Беренче төркем 24 октябрьдә китте. Аларның икесе Новороссийскида хәрби флотта, өчесе Новочеркасскта, икесе Кемерово өлкәсендә. 28 октябрьдә тагын 10 егетне ил сагына озаттылар.

– Улыбыз Раил югары уку йортында дүрт ел белем алып, читтән торып магистратурада укый башлаган иде. Менә иртәгә армиягә китә. Үзенең дә хезмәт итеп кайтасы килә, – ди Ташкичүдән Флера Хәбибуллина.

– Егет кеше армия хезмәтен үтәргә тиеш инде, – дип сүзгә кушыла булачак солдатның әтисе Рәдис. – Мин 1988 елда Грузиядә хезмәт иттем. Забастовка вакыты иде. Балаларыбызга тыныч хезмәт насыйп булсын. Үзебезнең район шефлыкка алган Саратовтагы хәрби частька китүе сөендерә.

– Илне саклау – безнең бурычыбыз. Характерлар да ныгып, дөньяга караш та үзгәреп кайта. Бар да яхшы булачак, – ди Орнаш- баштан Булат Рәхимов.

– Бу егетләрнең барысы да үзебез шефлык иткән Саратовтагы хәрби частьта хезмәт итәчәк, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек житәкчесе Алмаз Борһанов. – Ноябрь һәм декабрьдә тагын унар егетебез шушы ук частька алына.

Хәрби комиссар егетләрне һәм ата-аналарын армиягә озату тәртибе белән таныштырды, булачак солдатларга киңәшләрен бирде, бүләк – шәхси гигиена әйберләреннән торган җыелма тапшырды.

– Безнең, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итегез. Без үзебезнең егетләр киткән хәрби частьлар белән даими элемтәдә торабыз. Бәйрәмнәр, туган көннәре белән котлап, район башлыгы исеменнән открыткалар юллыйбыз. Командирлардан сезнең турыда характеристикалар соратып алабыз. Яхшы характеристика килсә, армиягә алынучылар көнендә барлык кеше алдында укыйбыз. Әти- әни өчен нинди зур сөенеч ул. Телекүперләр үткәреп, сезнең белән турыдан–туры элемтәгә чыгабыз. Сез хезмәт итәсе частька барып, хәлләрегезне белеп торабыз. 3 ноябрьдә Саратовтагы хәрби частька барырга җыенабыз. Бу көнне яшь тамашачылар театры да киләчәк һәм спектакль күрсәтәчәк. Әти-әниләргә дә борчылырга кирәкми, хәзер армиядә ныклы тәртип.

Рәмис хәзрәт егетләргә хәерле юллар, тыныч хезмәт теләп, дога укыды.

– Исән-сау йөреп кайтыгыз, сакчыл хезмәт итегез, – диде ул. – Сезнең турыда яхшы хәбәрләр генә килеп торсын. Хәерле сәгатьтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана