Чистай студентлары белән җитди темага сөйләштеләр

30 октябрь 2015 ел 09:13

Чистай муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме Чистай колледжы студентлары белән очрашу оештырды.

Очрашуга Чистай районы башлыгының  милләтара һәм конфессияара мәсьәләлр буенча киңәшчесе Госман Хәкимов, “Әниләр” мәчете имам-ахтыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, православия дине вәкилләре килде.

Яшьләргә күптән түгел «Россия-2» каналында премьерасы булган «Россия без террора. Татарстан: испытание на прочность» фильмын күрсәттеләр. Соңыннан чарага килгән кунаклар белән бергә фикер алыштылар, райондагы конфессияара мөнәсәбтләрне ныгытуга багышланган уртак проектлар хакында да сөйләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана