Чистай муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме Чистай колледжы студентлары белән очрашу оештырды.
Очрашуга Чистай районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мәсьәләлр буенча киңәшчесе Госман Хәкимов, “Әниләр” мәчете имам-ахтыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, православия дине вәкилләре килде.
Яшьләргә күптән түгел «Россия-2» каналында премьерасы булган «Россия без террора. Татарстан: испытание на прочность» фильмын күрсәттеләр. Соңыннан чарага килгән кунаклар белән бергә фикер алыштылар, райондагы конфессияара мөнәсәбтләрне ныгытуга багышланган уртак проектлар хакында да сөйләштеләр.