Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Мәскәүдә үткәрелүче дини мәгарифкә багышланган халыкара конференциядә

30 октябрь 2015 ел 10:39

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә үткәрелүче Галимҗан Баруди исемендәге халыкара теологик фәнни-өйрәнү конференциясендә катнаша. 29-31 октябрь көннәрендә сигезенче мәртәбә уздырылучы конференция «Коръән гуманизмы  мөселман мәгарифе нигезе буларак” дип атала. 

Дини-фәнни сөйләшү Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара мөселман форумы, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Казан федераль университеты, Казахстандагы “Нур –Мөбарәк” ислам мәдәнияте Мисыр университеты, Мәскәү ислам институты тарафыннан оештырылды.

Конференциягә Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Германия, Россия, Татарстан дин галимнәре, мөгаллимнәре җыелды. Татарстаннан шулай ук мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнаша. 

Дини мәгариф белгечләре  уку йортларында дини һәм дөньяви дәресләрне укыту ысуллары хакында фикер алыша. Моннан тыш ислам мәгарифе экстремизмга һәм радикализмга каршы фактор буларак өйрәнелә. Конференция кысаларында төрле дини һәм дөньяви уку йортларының үзара тәҗрибә уртаклашуы да көтелә.

«Коръән гуманизмы  мөселман мәгарифе нигезе буларак” конференциясе Россия ислам тәгълимате мәктәбен торгызу максатыннан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2005 елның 15 ноябрендә кабул ителгән “2005-2015 елларда дини (мөселман) мәгарифен үстерүгә ярдәм итүнең комплекслы программасы” кысаларында уздырыла.  Бөек дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелекнең төп идеологы Галимҗан Барудига һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана