Бүген Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан Казанның Архангел зиратында сәяси репрессия корбаннарына куелган Мемориал комплекс янында матәм чарасы үтте. Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлегенең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты.
Чарага килүчеләр 20нче гасырдагы аянычлы вакыйгаларны искә төшерде һәм һәлак булган тоткыннарны бер минут тынлык белән искә алды. Тимергали хәзрәт үз чыгышында бер гаепсез үтерелгәннәр өчен һәрвакыт догада булырга чакырды һәм Коръән аятьләрен укыды.