Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Когалымавиа” компаниясе А-321 самолетының Мисырда һәлакәткә очравы уңаеннан кайганәмәсе

31 октябрь 2015 ел 20:35

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Бүген Синай ярымутравында коточкыч авиаһәлакәттә 224 кешенең, шул исәптән 17 баланың гомере өзелде.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән Шарм-әл-Шәех шәһәреннән Санкт-Петербургка очучы А-321 самолетының Мисырда авиаһәлакәткә очравы нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Раббыбыздан  югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйм. Балаларын, газиз кешеләрен югалтканнарга авыр сынауларны, зур хәсрәтләрне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана