1 ноябрьдә Шушмабаш авылында мәчет ачылуга 10 ел тулу уңаеннан зур вәгазь кичәсе уздырылды. Ошбу чарага күп кунаклар килгән иде. Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, мәчетнең сафка басуына сәбәпче булган төп иганәче Габделхәй Кәримов катнашты.
Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Йосыпов чараны ачып җибәрде. Мәчетнең төзелү һәм ачылу тарихы белән таныштырды. Изге эшкә алынып ахырына кадәр җиткереп, мәчетне сафка бастыручы Габделхәй Кәримовка олы рәхмәтен белдерде. Мәчетнең ачылуына 10 ел тулу уңаеннан да мәчеттә күп эшләр башкарылган һәм монда да Габделхәй Кәримовның өлеше зур.
Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев улы үзенең олуг ихтирамын белдереп, дин юлында армый-талмый эшләгән Рөстәм хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде.
Раил хәзрәт Гыйләҗев сүзләренә караганда, Арча районы иң күп мәчетләр белән билгеле район. Шушмабаш авылы мәчетендә дин эшләре актив алып барыла. Иң куандырганы мәчеттә биш вакыт намаз укыла, балалар дин сабакларын өйрәнергә күпләп йөриләр. Районкүләм уздырылган дини бәйгеләрдә Шушмабаш авылы мәчете алдынгы күрсәткечләргә ия. Узган елда имамнар бәйгесендә Рөстәм хәзрәт беренче урынны алды, шулай ук мөгаллимәләр бәйгесендә дә әлеге мәчетләр җиңүче.
Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелган халыкка үгет-нәсихәтләрен бирде, үтемле вәгазь сөйләде.