29 октябрь көнне Буа районында имамнар җыелышы уздырылды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов авыл имамнарына Буа мәдрәсәсенә гошер-сәдакалар китергәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук хәзрәт авыл имамнарын мәчетләрдә төрле дини чаралар үткәрергә, Буа имамнарын катнашында вәгазь кичәләрен үткәрергә чакырды.
Имамнарга “Шура” журналы, ноябрь аена намаз вакытлары таратылды.