Бүген Россия ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “2015 ел – Татар дин галимнәре елы” кысаларында оештырылган “Татар дини мирасы” фәнни эшләр конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс югары сыйныф укучылары, дини белем бирүче уку йортлары шәкертләре, дөньяви белем бирүче урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелде. Яшьләрне татар дин әһелләре мирасына, аларның хезмәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү, районнардагы татар дин әһелләре мирасын барлау, яшьләрдә ватанпәрварлык, толерантлык кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Конкурсны ТР МДНнең яшьләр бүлеге РИУ белән берлектә оештырды. Барлыгы 23 эш кабул ителде. Аларны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РИУның теология факультеты деканы Роберт хәзрәт Шәнгәрәев, фәнни эшләр буенча проректор Рафис Закиров, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, матбугат бүлеге баш белгече Айзирәк Гәрәева һәм башкалар бәяләде.
Бүген катнашучылар РИУга җыелдылар һәм үзләренең фәнни эшләрен якладылар. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин аларга уңышлар теләде. Яшьтән рухи мирасыбыз белән танышу, өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.
Тәкъдим ителгән эшләр өч номинациядә (реферат, мәкалә, презентация) каралды.
Җиңүчеләр түбәндәгеләр:
Диана Чекменова – 1 урын, мәкалә
Элина Гыйлманшина - 2 урын, мәкалә
Арсланова Нәзилә - 3 урын, мәкалә
Ләйсан Абдрахманова – 1 урын, реферат
Анжела Әхмәтшина - 2 урын, реферат
Алмаз Заһидуллин - 3 урын, реферат
Алина Асылгәрәева – 1 урын, презентация
Зөлфия Җунаева – 2 урын, презентация
Шәрипова Фәйрүзә – 3 урын, презентация
Приз жюри – Строкова Римма.