18-23 ноябрьдә Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидерлары мәктәбен оештыра. 5 көн дәвамында уздырылачак лекция һәм тренинглар мөселман яшьләренең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Мәктәпнең программасы кысаларында Россия мөселман өммәтенең актуаль мәсьәләләре каралачак: хәзерге җәмгыятьтә мөселманнарның урыны; дәүләти, муниципаль һәм коммерция структуралар белән хезмәттәшлек мөнәсәбләре урнаштыру һ.б.
Чара дәвамында катнашучыларның психологик үзенчәлекләрен ачыклау, якын арага теләк-максатларын билгеләү һәм проектларын уңышлы тормышка ашыру ысуллары белән танышу күздә тотыла. “Мәхәллә 2.1” лидерлар мәктәбе барышында шулай ук ораторлык осталыгы, риторика, дәлилләр китерү һәм ышандыру теориясе буенча дәресләр уздыру булачак.
Мөселман лидерлары мәктәбендә катнашу өчен 8 ноябрьгә кадәр әлеге гаризаны тутыру сорала: https://goo.gl/QesIyg.
Тулырак мәгълүмат ВК vk.com/mahallah сайтында.
Элемтә өчен телефон: 89272423578 Мөзәфәров Ренат