Азнакай районында 46нчы мәчетне төзергә ниятләгәннәр. Чалпы Иреклесе авылында әлегә бәйрәм һәм җомга намазларын клубның бер бүлмәсендә укыйлар. Әйтик, узган җомгада биредә авыл халкы район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин вәгазен тыҗларга җыелдылар. Шулай ук яңа мәчет төзелеше хакында сөйләштеләр.
Хәзерге вакытта мәчет төзүгә һәм җир алуга кагылышлы документлар җыю башланды. Әлеге изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Бу уңайдан мәчет төзүне башлап йөрүче Мөзәгыйт абыйга мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 917 932 53 50.