2 ноябрьдә Чирмешән районында “Традицион ислам айлыгы” дип исемләнгән проектны тормышка ашыру башланды. Проект кысаларында дин әһелләре авыл җирлекләрендә халык белән очрашып, дини кыйммәтләр турында сөйләшәчәк, дини-әхлакый эчтәлектәге видеофильмнар күрсәтү планлаштырыла.
Беренче очрашу Иске Үтәмәш авылы клубында үтте. Бирегә ике авылдан 50 якын кеше җыелган иде. Традицион дини һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау кирәклеге турындагы уртак фикерләрен халыкка Чирмешән района башлыгы киңәшчесе Әмир Мүгизов һәм район имам-мөхтәсибе Минсагир Миншин җиткерде. Соңыннан кешелеклелек, намуслылык һәм хөрмәт кебек сыйфатларның кеше өчен әһәмиятле булуын дәлилләгән ике фильм күрсәтелде. Очрашу барышында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов викторина үткәрде.
Оештыручылар атна дәвамында Лашманка, Әмир, Чумач, Бәркәтә авылларына барырга ниятли.