Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракта узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумында чыгыш ясады

03 ноябрь 2015 ел 19:50

Бүген Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы ачылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.

Әлеге конференциянең төп максаты - Көрдстан, Гыйрак һәм халыкара җәмәгатьчелеккә икътисадый, иҗтимагый, сәяси проблемалар буенча фикер алышуны, үзара мөнәсәбәтләр коруны оештыру. Форумда галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, дин әһелләре Гыйрак, Көрдстан һәм бөтен Якын Көнчыгышка кагылышлы мөһим сораулар буенча сөйләшүләр алып баралар. Сөйләшүләр, нигездә, радикал агымнарга, качаклар белән бәйле проблемаларга, демографиягә, Гыйрак бөтенлеген саклауга кагыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин форум кысаларында чыгыш ясаганда Якын Көнчыгышның бөтендөнья цивилизациясе бишеге буларак мөһим роль уйнавын билгеләп узды. “Бу урында өч бөек дин: ислам, христиан, иудаизм барлыкка килгән. Бай рухи  традицияләр Якын Көнчыгышның кабатланмас культурасын булдырган. Ләкин, кызганыч, хәзерге вакытта бу төбәктә кризис, куркыныч вакытлар күзәтелә, әлеге аяныч вәзгыять урнашуга социаль, икътисади, сәяси сәбәпләр бар. Без, традицион ислам конфликтларны юкка чыгаруда зур роль уйнавына ышанабыз. Соңгы елларда бу төбәктә традицион ислам үсешен түгел, ә радикал агымнарның таралуын күрәбез. Әлеге агымнарны бидгать дип атарга мөмкин”, -дип сөйләде Камил хәзрәт.

Форумның беренче көне “Киркукның киләчәге” исеме астында узса, икенче көндәге сөйләшүләрне “Халыкара гуманитар хокукларны куллану” шигаре белән үткәрергә ниятләнелгән. MERI форумы 5 ноябрьдә төгәлләнә. Әлеге өченче ел уздырылучы чара Көрдистан хөкемәтенең Meri аналитик үзәге тарафыннан оештырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана