Әлмәт шәһәренең 52-нче гомумүстерешле “Алтынчәч” балалар бакчасында мәгариф белгечләре, дин әһелләре, тәрбиячеләр һәм ата-аналар катнашында “Балам баласы, балдан татлы” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.
Әлеге чара театральләштерелгән күренеш һәм балалар чыгышлары белән башланып китте. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов яшь буынны тәрбияләү буенча нәсыйхәтләрен җиткерде. Чакырылган кунаклар үзләренең чыгышларында тәрбиянең гаиләдән башланганын ассызыкладылар, балалар тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук үзләренең сорауларына җаваплар таптылар.