3 ноябрьдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләренең якшәмбе мәктәпләрендә ислам дине нигезләрен укытучы мөгаллимнәр өчен семинар булды. Чарада 12 мәхәлләдән 17 укытучы катнашты.
Семинар барышында укытучыларга сира, гакыйда, фикх, тәҗвид фәннәре буенча укыту методикаларын аңлаттылар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән программа белән таныштырдылар. Әлеге программага таянып әзерләнгән иң уңайлы дәрес планын төзүчегә конкурс игълан иттеләр.
Ахырда һәр укытучыга “Хузур” нәшрият йорты бастырган китаплар тараттылар.