Кайбыч районы Түбән Кошман авылы мәхәлләсендә мәчетнең тышкы ягын төзекләндерү буенча төзелеш эшләре бара. Авыл имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров әйтүенчә, төзелеш эшләренең иганәчеләре мәхәллә халкы, якташлар һәм ООО “Заман” төзелеш ширкәтенең рәисе Равил Җәләлиев.
Төп тәмамлангач, мәчетнең урам ягын матурлау - агачлар һәм чәчәкләр утырту эшен оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Кайбыч мөхтәсибәте.