Мөфти Камил хәзрәт Көрдстан Голәмәләр берлеге рәисе белән очрашты

05 ноябрь 2015 ел 13:09

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы кысаларында  Көрдстан мөселман галимнәренең башлыгы, доктор Габдулла шәех Сәгыйд әл-Көрди белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында мөфти Көрдстанның Голәмәләр берлегенә җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде һәм мөселман илләре дин галимнәренең уртак эшчәнлеге мөһимлеген ассызыклады. Дин галимнәре традицион исламны саклауга зур өлеш кертә алуы хакында әйтте.

Россия делегациясе Сәләхетдин Әйюби исемендәге университетның Ислам фәннәре факультетында булып, биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышты.

Мәгълүм булганча, Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы 5 ноябрьдә төгәллә. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.

Әлеге конференциянең төп максаты - Көрдстан, Гыйрак һәм халыкара җәмәгатьчелеккә икътисадый, иҗтимагый, сәяси проблемалар буенча фикер алышуны, үзара мөнәсәбәтләр коруны оештыру. Форумда галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, дин әһелләре Гыйрак, Көрдстан һәм бөтен Якын Көнчыгышка кагылышлы мөһим сораулар буенча сөйләшүләр алып баралар. Сөйләшүләр, нигездә, радикал агымнарга, качаклар белән бәйле проблемаларга, демографиягә, Гыйрак бөтенлеген саклауга кагыла.

Өченче ел уздырылучы чара Көрдстан хөкемәтенең Meri аналитик үзәге тарафыннан оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана