Чистайда имам-мөхтәсиб вазыйфасын вакытлычы башкаручы билгеләнде

05 ноябрь 2015 ел 11:27

3 ноябрьдә Чистай районы “Нур” мәчетендә имамнары җыелышы үтте. Чарада район имамнарыннан тыш мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мәсьәләлр буенча киңәшчесе Госман Хәкимов катнашты.

Көн кадагында имам-мөхтәсиб вазыйфасын вакытлыча башкаручыны сайлау мәсьәләсе иде. Район имамнары бертавыштан “Нур” мәчете имам-хатыйбы  Мөхәммәд хәзрәт Кыямов кандидатурасын хуплады.

Чара кысаларында хуҗалык мәсьәләләре, мәчетләр каршындагы курсларның эшчәнлеге турында да фикерләштеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана