Көзге каникуллар вакытында Мамадыш мәдрәсәсендә башлангыч сыйныфта белем алучы балалар өчен лагерь эшли. Максатлары – яшь буынга ислам дине нигезләрен төшендерү һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү.
Лагерьдагы балалар шәригать кануннарын үзләштерәләр, төрле спорт һәм интеллектуаль уеннар уйныйлар. Шунысы мөһим, Мамадыш мәдрәсәсе каршында дини лагерьлар бишенче ел оештырыла. Елдан-ел оештыру сыйфаты һәм уку-укыту методикасы камилләшә. Балаларның әти-әниләре дә оештурчыларга мәдәни-тәрбияви эшчәнлек өчен рәхмәтле.