Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы кысаларында RUDAW үзәк телеканалында туры эфирда катнашты. Тапшыруда сүз Россия мөселманнары, дин үсеше, экстремизмга профилакта чаралары һәм ИГИЛ куркынычы хакында барды.
Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы 5 ноябрьдә төгәллә. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.