Буаның иң борынгы мәчетенә 110 ел тулды

05 ноябрь 2015 ел 15:45

3 ноябрьдә Буа шәһәренең “Габделмәлик” исемле беренче җәмигъ мәчетенә 110 ел тулуын билгеләп үттеләр. Чара мәчетнең имамы Рөстәм хэзрэт Хәйбуллиның  Коръән укуы белән башланды. Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов  “Габделмәлик” мәчетеннең тарихын сөйләде, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мәчетнең вазыйфалары турында сөйләп, киләчәктә дә мәчет мәхәллә халкы өчен уңышлы гына хезмәт итүен сорап дога кылды.

“Габделмәлик” Буа районында иң борынгы мәчетләрдән  санала. Ул 1905 елда ачыла, әмма 1939 елда аны ябалар. Мәчет янәдән үзенең ишекләрен  1987 елда ача.

Шул ук көнне биредә дини укулар башланды. Шәкертләр каршында район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсанов, үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана