Буа шәһәре һәм район авыллары мөслимәләре җыелышы уздырылды. Җыелыш имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хасәнов җитәкчелегендә үтте. Сөйләшүдә 56 мөслимә катнашты. Илмир хәзрәт мөслимәләрнең очрашып фикер алышулары, дини эшләрне оештырулары мөһимлеген билгеләп үтте. Хәзрәт укучыларның көзге каникуллары вакытында авылларда лагерьлар оештырырга, авыл мәчетләрендә Буа имамнарын чакырып “Вәгазь кичәләре” үткәрергә чакырды.
Әлеге җыелышта шулай ук Буа мөслимәләр берлеге рәисе сайланды. Әлеге вазыйфаны Зайнуллина Флера ханым башкарачак.