8 ноябрьдә Чирмешән мәчете мәдрәсәсендә мөселман яшьләре җыелышы булды. Аны Чирмешән мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасары Шәүкәт Хәйруллин оештырды.
Яшьләр дин торышы турында сөйләште, төрле экстремистик юнәлешләргә каршы тору ысулларын барлады һәм мөхтәсибәтләр арасында оештырылачак хоккей турнирына әзерлек алып бару турында фикер алышты. Мөхтәсибәт вәкилләре яшь буынга күркәм холык, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшеп яшәү темаларына вәгазь сөйләде, ә очрашуга килгән район аксакаллары үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.