Татарстан мөфтие кунаклар белән төзекләндерү эшләре бара торган Галиев мәчетендә булды

09 ноябрь 2015 ел 18:00

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Равил улы Фәйзуллинны Галиев мәчетен төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды.

Кунаклар мөфти белән бергә бинаның тышкы ягында алып барыла торган төзелеш эшләрен карадылар. Шулай ук бина эчендәге ремонтны барладылар. Хәзерге вакытта мәчеттә эчке төзекләндерү эшләре бара.

Белешмә.

Галиев мәчете (Бишенче Җәмигъ, Муса бай мәчете) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, татар архитектурасы үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнаша. Ике катлы, ике заллы җәмигъ мәчете була.

Мәчет 1798—1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. 1882 һәм 1897 елларда И. Уразаев, М. Галиева һәм И. Иманкулов сәүдәгәрләре акчасына мәчет төньяк һәм көньяк яклардан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.

1930 елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып файдаланыла башлый. 1997 елдан  мәчет мөселманнарга кайтарылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана