Чирмешән районы авылларында хәзрәтләр дини очрашулар уздыра

12 ноябрь 2015 ел 14:06

2 ноябрьдә Чирмешән районында "Традицион ислам айлыгы" башланды.  Чирмешән мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган айлык кысаларында район авылларында төрле дини очрашулар уздырыла.

Әлеге очрашуларда дини видеороликлар күрсәтелә, район имамнары исә вәгазьләр  сөйли. Чараларда имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт җирле халыкка дин хакында җентекләп җиткерәләр, дини сорауларга җавап бирәләр.

9-10 ноябрь көннәрендә шундый дини чаралар районның Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә авылларында үткәрелде.

Иске Үтәмеш авылында хәзрәтләр мәктәп балалары белән очраштылар. Бу очрашуда тормыш юлын сайлау турында сөйләштеләр. Бәркәтә авылында мәдәният йортында узган чарага исә 100 дән артык кеше җыелды. Кара Чишмәдә яшьләрнең күп булуы авыл халкының һәм килгән кунакларның  күңелләрен шатландырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана