«Хозур» нәшрият йорты Гөлфия Хабибуллинаның “Ислам педагогикасы” («Исламская педагогика») китабын нәшер итте. Китапта ислам педагогикасы системасы, принцплары аңлатыла. Мөселман галимнәренең тәрбия өлкәсенә кагылышлы фикерләре китерелә.
Әлеге уку әсбабы югары һәм урта белем бирүче уку йортларында “Теология”, “Ислам тәгълимате” юнәлешендә белем алучы студентларга адресланган. Шулай ук дини һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларда эшләүчеләр ярдәмлек буларак куллана ала.