ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Франциядәге терактлар уңаеннан кайгы уртаклашты

14 ноябрь 2015 ел 13:42

Бүген төнлә Франциядә 100дән артык кешенең гомерен өзгән һәм бу илдә яшәүчеләрнең язмышын яралаган бер-бер артлы берничә теракт булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч терактта туганнарын, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам.

Йөрәкләргә үткән авыр кайгы хисен җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз тынычлык, сабырлык бирсен. Шулай ук Татарстан мөселманнарын терактта мәрхүм булганнар рухына һәм зыян күргәннәргә ярдәм сорап дога кылырга чакырам.

Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана