Бүген Казанда "Альянс Франсез-Казан" француз теле һәм мәдәнияте үзәге 14 ноябрьгә каршы төндә Франция килеп чыккан терактта вафат булучылар истәлегенә мемориаль барлыкка килде. Көн дәвамында бирегә төрле милләт һәм дин вәкилләре кайгы уртаклашырга килде, чәчәкләр китерделәр, шәмнәр кабыздылар.
Биредә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Александр Терентьев, казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, шулай ук дин өлкәсе вәкилләре - митрополит Феофан һәм мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар булды.
Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөселманнары һәм ТР МДН исеменнән Франция халкының кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Журналистлар белән аралашканда бөтен илләр һәм халыклар тынычлыкны бергәләп сакларга омтылганда гына һәр илдә тынычлык булачагы хакында әйтте. “Без тагын бер тапкыр инандык, бөтен дөнья күләмендә тынычлык бик нәзбрек. Барлык дәүләт сәясәтчеләре тарафыннан тынычлыкны саклау өчен зур тырышлык кую кирәк. Без глобаль дөньяда яшибез. Шуңа күрә сәясәтчеләр проблемаларга да глобаль карарга тиеш”, - диде ул.