15 ноябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазыннан соң Парижда килеп чыккан террактларда мәрхүм булганнар рухына багышлап дога кылыначак.
Искә төшерәбез, 13 ноябрь кичендә Парижда берничә терракт булды. Хәзерге вакытта әлеге куркыныч хәлләрдә 127 кешенең гомере өзелүе, 200 гә якын кешенең зыян күрүе мәгълүм. Франция Президенты Франсуа Олланд илдә өч көнлек траур игълан итте.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Франция халкына кайгы уртаклашу белдерде һәм Татарстан мөселманнарына мәрхүмнәр рухына дога кылырга чакырды. "Йөрәкләргә үткән авыр кайгы хисен җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз тынычлык, сабырлык бирсен. Шулай ук Татарстан мөселманнарын терактта мәрхүм булганнар рухына һәм зыян күргәннәргә ярдәм сорап дога кылырга чакырам", - диелә мөфти кайгынамәсендә.