Татарстанның дин әһелләре ТР Президентының яңа указын гамәлгә ашыру буенча планнары турында сөйләделәр

16 ноябрь 2015 ел 16:12

Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләрен өч елдан да әзрәк вакытта чынга ашыру планлаштырыла. Ә Болгар ислам академиясе төзелеше башланды инде. Бу хакта Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, шулай ук ТР мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Пятница, с 13-го» тапшырулар циклының чираттагы программасы кысаларында белдерде.

Искәртеп үтик: 4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы указ имзалады. Бу документны республика мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе вәкилләре хуплап алды.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында, «Пятница, с 13-го» тапшырулар циклының чираттагы программасы кысаларында, республиканың ике төп конфессия вәкилләре Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы планнары турында сөйләделәр.

Татарстан митрополиясе башлыгы сүзләренә караганда, бу эшләрне озакка сузарга кирәкми. Шулай ук ислам академиясе төзелеше белән собор торгызу эшләре бергә бару мөһим. "Монда ике якның да тигез булуы әһәмиятле, чөнки ул җәмгыять торышына йогынты ясачак", - дип билгеләп үтте архипастырь.

"Безгә кичә үк эш башларга кирәк иде. Төгәл эш алып бару зарур. Республика җитәкчелеге белән очрашып нәрсә, кайчан һәм ничек икәнлеген хәл итәчәкбез", - дип ассызыклады владыка.

Ул шулай ук бу юнәлештә тәҗрибәсе булуын белдерде. Ставропольда, фоторәсемнәр буенча диярлек, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызылды.

"Без ул соборны өч елда Богородица монастыренда планлаштырылганнан зурракны да төзеп чыктык. Ул Зур тетарны һәм башка билгеле тарихи һәйкәлләре архитекторы Бове сызымнары буенча төзелде. Ставрополь крае Татарстаннан бай түгел. Шулай да, алдык та төзеп чыктык. Өч ел дигәндә соборда эчке эшләр баруын телим. Менә шундый планнар", - дип сөйләде митрополит Феофан.

Үз чиратында, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгарда билгеләнгән мәйданчык бар, дип белдерде.  "Без Болгар академиясен күп тармаклы мәгариф киңлеге итеп планлаштырабыз, анда төрле проектларны гамәлгә кую да мөмкин булачак. Октябрьдә проектларның берсе - имамнарның квалификацияләрен күтәрү курсларын башладык. Әле моны Болгар академиясен торгызу дип әйтергә ярамыйдыр, әмма бу эш кузгалды дигән сүз", - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Хәзергә Болгарда ислам академиясе өчен мәйданчык бар, майда таш салыныр һәм беррәттән мәгариф программасы да башланыр, дип белдерде ректор.

"Без магистр программалары әзерләргә, аны бөтен илдә ничек эшләнүе белән чагыштырырга тиеш. Без үзебез өчен бер модель табарга тиеш. Белгечләр булмаганда, академия башлау бик катлаулы. Шуңа күрә без чит илләрдән белгечләр чакырачакбыз. Бу безнең беренче адым булачак", - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.

ТР Президенты указында күрсәтелгән проектларны финанслауга килгәндә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы кунаклары Болгар белән Зөяне торгызу проектларының уңышлы гамәлгә ашырылуын искәрттеләр. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы меңләгән һәм ун меңнәрчә кеше өчен үзенчәлекле изге урынга әйләнергә мөмкин, диде владыка Феофан. Шуңа күрә бу проектны чынга ашыру республика өчен дә файдалы булачак.

Ике дин вәкилләре фикеренә караганда, ТР Президенты указы ук бөтен дөньяга ике диннең дустанә мөнәсәбәтләре уникаль моделен күрсәтә. Республика җитәкчелеге дә моны аңлый һәм Зөя (Свияжск) белән Болгарны торгызу проектларындагы кебек һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, дип ышана дин әһелләре.

  Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана