Мөслимәләр берлеге тарафыннан яшь буында гаилә кыйммәтләрен таныту максатыннан бәйге оештырылды

16 ноябрь 2015 ел 16:37

Татарстанның иң яхшы кияве һәм иң яхшы кәләше нинди булырга тиеш? Танылган яучылар һәм мөхтәрәм абыстайлар заманча татар яшьләрендә шушы мөһим сыйфатларны барлады.

Казанда республиканың иң яхшы киявен һәм кәләшен ачыкладылар. Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Татарстан Диния нәзарәте, Мөслимәләр берлеге тарафыннан яшь буында гаилә кыйммәтләрен таныту максатында оештырылган бәйгедә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән халкыбыз традицияләренә, шәригать кануннарына тугрылыкта тәрбияләнгән, уңган-булган татар егетләре һәм кызлары “көч сынашты”.

– Беренче тапкыр без мондый бәйгене 2011 елда уздырган идек. Анда өйләнмәгән, кияүдә булмаган, әмма да якын вакытта ихластан үз гаиләсен төзергә хыялланган яшьләр катнаша. Алар гаилә тормышына, көндәлек мәшәкатьләрне чишәргә, сөйгән яры өчен җаваплылыкны тоеп яшәргә әзер шәхес булып җитлегүен дәлилләргә тиеш. Тәүге проектта җиңүче кияү һәм кәләшебез чынлыкта да тиз вакытта үз гаиләләрен корып, бүген матур гына яшәп яталар. Быелгы бәйгенең нәтиҗәсе – күркәм никахлар да озак көттермәс, яшьләребез үз парларын табар дип өметләнәм, – ди бәйгене оештыручы, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе, Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты каршындагы Эксперт советы әгъзасы Наилә Җиһаншина.


2015 елда Татарстанның иң яхшы кияве һәм кәләше исеме өчен көрәшергә теләк белдергән егетләр һәм кызлар барысы да югары белемле, төрле һөнәр ияләре: араларында табиблар, икътисадчылар, артистлар, музыкантлар бар. 27 яшьлек Миләүшә Гыйльметдинованы Теләче районы Олы Нырсы авылыннан әти-әнисе дә озата килгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергән әнисе Нурания апа 90нчы елларда “Сөембикә” журналы үткәргән “Киленбикә” республика бәйгесендә беренче урынга лаек булган ханым. Һәм менә бүген Татарстанның иң яхшы кәләше булырга дәгъва иткән кызы өчен ул аның үзеннән дә ныграк дулкынланды. “Аллага шөкер, балаларым акыллы, иманлы булып буйга җиттеләр. Үзләре дә бер-бер артлы гаилә кора башладылар, гаиләдә балалар күп булырга тиеш, тормышның мәгънәсе – газиз балада, үз нарасыйларыма да шуны аңлатам”, – ди Нурания апа Гыйльметдинова.


Чирмешән районы егете 23 яшьлек Рөстәм Абзалов медицина университетында соңгы курста укый. Әти-әнисенә ул биргән тәрбияләре өчен рәхмәтле: “Әти-әнием миңа үрнәк, киләчәктә алар кебек үк дус-тату гаилә төзергә телим. Кәләшлеккә әни кебек акыллы, иманлы кызны эзлим”, – ди Рөстәм.

Бәйге шартларын үтәп, егетләр никах көненә кәләшкә мәһәргә нәрсә бүләк итәчәге турында сөйләде, ә кызлар бирнәгә дип әзерләгән чигүле кул эшләре белән мактанды. “Мәһәргә изге Корьән китабы бирәчәкмен”, – диде Казан егете Гадел Вәлиуллин, “Хаҗга сәяхәт”, – диде Казан егете Сәет Тумакаев, “Намазлык”, – диде Рөстәм Абзалов, “Бергәләшеп чәй эчәргә – самавыр”, – диде Саба районыннан Илшат Шәйхетдинов, ә Түбән Кама егете, консерватория тәмамлаган баянчы Алмаз Әсхәдуллин фатир бүләк итәчәген әйтте.


Шулай ук егетләр булачак сөеклеләренә иртәнге чәй әзерләү, ә кызлар кичке тәмле аш пешерү серләре белән уртаклашты. Казан дизайнеры Юлия Исламова теккән күз явын алырдай никах күлмәкләрендә дә чыгыш ясады. Яшьләргә хәтта үзләрен кияү белән әби һәм килен белән кайнана мөнәсәбәтләрен дә татып карарга туры килде. Кайнана ролендә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева, ә әби булып яучы Фирдәүс Саматова уйнады. Алар кайнана яки әби кунакка еш килеп, киңәшләре белән йөдәтә башласа, хәләл хатының киреләнсә-кәефсезләнсә, ирең вакытында өйгә кайтмаса нишләрсез дип, тормышта еш кабатланган күренешләргә таянып төрле четерекле сораулар яудырды. Әмма булачак кияү һәм кәләшләр сынатмады – мондый очраклар була калса түзәргә вәгъдә бирде.

Кияү-кәләшләрнең чыгышларын жюрида “ТНВ” каналы режиссеры Рифат Йосыпов, яучы Миләүшә ханым Мингалиева һәм мөхтәрәм Сәйдә абыстай Аппакова бәяләде. Иң сәләтле, иң көчле, иң тапкыр кияүләр билгеләнде. Ә менә бәйгенең Гран-прие – “Татарстанның иң яхшы кияве” исеменә Россия ислам университетында белем алучы 21 яшьлек Гадел Вәлиуллин лаек булды.


Ульян кызы, Бөекбританиянең Оксфорд университеты стипендиаты Илсөяр Шәйдуллина – “Уңган кәләш”, Казан илкүләм тикшеренү-техник университетын тәмамлап, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы Әлфия Усманова “Кайгыртучан кәләш”, Чаллы театры артисткасы Миләүшә Гыйльметдинова “Сәләтле кәләш” булып танылды. Яңа Чишмә районыннан 23 яшьлек Алсу Сәхабетдинованы жюри беравыздан “Татарстанның иң яхшы кәләше” дип атады. Алсу мәктәпне алтын медальгә, ә КФУның икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. “Мин авылда үстем, алган тәрбиямә татар мохите, әбием, әниемнең йогынтысы көчле булды. Бу бәйгедә миңа табигыйлыгым җиңәргә булышты дип уйлыйм. Тормышта һәр хәлдә дә эчкерсез, чиста күңелле, үзең булып кала белергә кирәк”, – диде Татарстанның иң яхшы кәләше. Җиңүчеләр планшетлар белән бүләкләнде.


Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана