Мәгълүм булганча, дөньяви мәктәпләрдә менә дүртенче ел “Диннәрнең һәм мәдәниятләрнең нигезе һәм дөньяви этика” фәне укытыла. Аның буенча дәресләр 4, 5 сыйныф балаларына бирелә. Шуңа күрә алар гыйбадәт йортларында да еш кунак.
Рәсемдә: Чаллының аерым предметларны тирәнтен өйрәнә торган 19 нчы мәктәбенең 5 Б һәм 5Д сыйныфы укучылары “Нур-Ихлас” мәчетендә әңгәмә вакытында. Мәчетләргә хас үзенчәлекләр турында аларга лаеклы ялдагы укытучы Равил хаҗи Түләков сөйли.