Мөфти Чүпрәледә җәмигъ мәчете төзелешен карады һәм имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырды

18 ноябрь 2015 ел 13:17

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр Чүпрәле районы башлыгы Александр Валерьевич Шадриков белән очрашудан башланды. Очрашу барышында дин әһелләре җирле хакимият вәкилләре белән  райондагы дини вәзгыять хакында, дини эшләр, имамнар  турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов катнашты.

Шулай ук Татарстан мөфтие Чүпрәле районы башлыгы Александр  Шадриковка 3 нче Республикакүләм ифтарны оештыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде.

Чүпрәле районы башлыгы нәзарәт вәкилләре белән бергә Иске Чүпрәле авылындагы җәмигъ мәчет һәм мәдрәсә төзелешендә булды.

Камил хәзрәт сәфәре кысаларында Чүпрәле районы имамнары белән очрашып, аларга рәхмәт хатлары һәм  имамлык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр дә тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана