Камил хәзрәт: "Коръән ул - шифа һәм һидаять"

21 ноябрь 2015 ел 22:01

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә мөселман яшьләре белән очрашты. Яшьләргә, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучыларга, Татарстан мөфтие Коръән һәм дин галимнәре хезмәтләре хакында сөйләде. Динебезгә, мөселманнарга кагылышлы күп сандагы сорауларга җавап бирде. Очрашуда шулай ук мөфти урныбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе кураторы Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси катнашты.

Мәгълүм булганча, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен уздыра. Әлеге проект былтыр уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора. Мәктәпнең максаты  мөселман егетләренең һәм кызларының дини гыйлемен үстерү, аларны социаль яктан активлаштыру, җәмгыятькә файдалы эшләргә җәлеп итүдән гыйбарәт. Проект Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә йөзләгән мөселманнарны җыйды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Коръәнне өйрәнү, гыйлем туплау юллары турында җентекләп сөйләде. Изге китаптан билгеле бер аятьләрне, хәдисләрне аңлатты. “Коръән ул - шифа, һидаять, Коръән аятьләрен ишетеп ислам турында берни белмәгән кешенең дә күңеле йомшарып китәргә мөмкин”, - диде хәзрәт.   Шулай ук ул иҗазәт алу тәртипләре – дин галимнәре аша өзелми килгән чылбырны дәвам итү хакында аңлатты. Бүгенге көндә республикада динебезне үстерү өчен шартлар булуы хакында әйтте. Туксанынчы елларда унлап кына мәчет булса, бүгенге көндә дөньяви уку йортларында да намаз укырга мөмкинлек булуы хакында сөйләде. Болгар ислам академиясенең мөһимлеген ассызыклады һәм киләсе елда аның бинасына нигез салыначагы турында әйтте.

Яшьләр үз чиратында исә дини сораулар гына биреп калмыйча, соңгы вакытларда чит илләрдә аяныч хәлләр  күзәтелгәнгә күрә мөселманнарга үзләрен ничек тотарга, Коръән тәфсирләренә бәйле каршылыклы фикерләрне ничек аңларга кирәклеге турында һәм башка мәсьәләләрне чишүдә киңәшләр дә сорадылар. Мөфти һәр сорауга, мөрәҗәгатькә җавап бирде һәм Коръәнне өйрәнергә, үзебезнең татар галимнәре хезмәтләрен белергә чакырды.

Ике сәгатьтән артык барган җылы фикер алышу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана