20 ноябрьдә Чаллының “Хәләл-Үзәге”ндә сатучылар белән хәләллек темасына чираттагы әңгәмә үтте. Җыелучылар алдында үзәк директоры Илдар хаҗи Зияров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, комитет белгече Габдерәшит хәзрәт Курмалеев чыгыш ясады. Алар шулай ук хәләллек темасына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде. Әңгәмә барышында хәләллек буенча Әбү Хәнифә мәзхәбе үзенчәлекләре игътибарга алынды, хәләллек буенча шәһадәтнамәләр алу тәртибе аңлатылды.
Үзәктә мондый әңгәмәләрнең бик тә кирәкле булуын әйтәләр. Чөнки сатучыларга сатып алучылар еш кына хәләллеккә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Алар үзләре белгәнчә җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә үзәк директоры мондый укуларның киләчәктә дә дәвам итәчәге турында әйтте.