Мөфти Мәрҗани йортында булды

24 ноябрь 2015 ел 10:22

Үткән ял көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Каюм Насыйри урамында урнашкан Мәрҗани йортында булды. Мәгълүм булганча, биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам музеен оештыру нияте бар.

Мөфти белән бергә аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм башкалар Мәрҗани йорты торышын карадылар һәм музей концепциясе хакында фикерләштеләр, биредә оештырылачак чаралар, куелачак экспонатлар хакында сөйләштеләр.

Соңгы айларда музей фондына төрле дини, тарихи экспонатлар җыела. Алар арасында татар шамаилләре дә бар.

Мәрҗани йорты ул, танылган татар дин әһеле, галиме Шиһабетдин Мәрҗани 30 ел яшәгән өй. Әлеге йорт күп еллар дәвамында Иске татар бистәсенең рухи тормыш үзәге булып тора.

Биредә реконструкция эшләре башкарылды. Алга таба да ул тарихи кыйммәтен саклап, бистәнең бер дини-мәдәни үзәге булыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана